Минзәләдә әниләрнең яңа туган сабыйларыннан баш тартуларын кисәтү буенча эш дәвам итә

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Аналарның яңа туган балаларыннан иртә баш тартуларын профилактикалау һәм туучылар санын арттыру буенча «Яңа тормыш – киләчәк өметләр» программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары «Бала минем карынымда» дигән видеодәрес уздырдылар. Чараның максаты булачак әниләрдә сабый белән аралашу күнекмәләрен формалаштыру иде.

Психологлар йөкле хатын-кызларны сабый белән аралашу методикасы белән таныштырдылар, булачак әниләргә «Битлек» күнегүен үтәргә тәкъдим иттеләр.

Дәресне барлыгы 114 кеше карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International