Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр белән эшләүдә хезмәт терапиясе кебек эшчәнлек төре актив кулланыла.
Тернәкләндерү ысулы буларак хезмәт терапиясе күптәннән билгеле. Әле К. Гален гомуми көчсезлек, буын хәрәкәтләре бозылганда гимнастика һәм билгеле бер хезмәт төрләре белән шөгыльләнергә тәкъдим иткән. Социаль хезмәт алучылар арасында киң таралган хезмәт терапиясе төрләре арасында борчак, фасоль, төсле һәм гади ташларны аеру, шулай ук алардан рәсемнәр ясау.