Район эшмәкәрләре Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортына хәйрия ярдәме күрсәттеләр. Хәзерге вакытта үзизоляция режимында булган социаль хезмәт күрсәтүдән файдаланучыларга һәм хезмәткәрләргә азык-төлек җыелмалары тапшырылды.
Билгеләп үтик, республикада татарстанлыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән барлык иҗтимагый инициативаларны «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» массакүләм хәрәкәте берләштерә.