Татарстанлылар «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика акциясе кысаларында азык-төлек җыелмалары алуны дәвам итә. Шушы көннәрдә Нурлат шәһәренә азык-төлек җыелмаларының икенче партиясе килде. Районның тагын 802 кешесе хәйрия ярдәме алды.
Республика хәйрия акциясе кысаларында бүлеп бирелгән җыелмаларны волонтерлар өләшә. Волонтерлар хәрәкәтенә 127 нурлатлы кушылды.
Исегезгә төшерәбез, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия акциясе республикада президент Р.Н. Миңнеханов инициативасы белән башланып китте. Азык-төлек җыелмаларын алучылар исемлеге Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнде.