Яңа Чишмә районында азык-төлек җыелмаларының чираттагы партиясе төялгән фура бушаттылар

2020 елның 22 мае, җомга

«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика акциясе кысаларында 21 майда Яңа Чишмә муниципаль районына азык-төлек тартмаларының чираттагы партиясе белән фура килеп җитте.

Азык-төлек җыелмаларын алучылар исемлегендә барлыгы 190 кеше. Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова хәйрия ярдәмен бушату һәм тарату буенча эшне оештыруны тикшерде. Кичә-бүген барлык азык-төлек тартмалары адресатларга – мохтаҗ гражданнарга тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия акциясе республикада президент Р.Н. Миңнеханов инициативасы белән башланып китте. Азык-төлек җыелмаларын алучылар исемлеге Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International