Психоактив матдәләр куллануны беренчел кисәтү программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә муниципаль районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Г. Муракаева мәктәп яшендәге балалар һәм барлык теләүчеләр өчен чара үткәрде.
Учреждениенең Инстаграмдагы рәсми аккаунтында «Ачы төтен сере» мультфильмын карау оештырылды. Дистанцион чараның максаты балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен үстерү һәм ныгыту иде. Дәрестә 92 кеше катнашты, алар арасында 6 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы балалар.