Ел саен 1 июньдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә. 2020 ел массакүләм чаралар тыелу аркасында үзенчәлекле булса да, Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучы кечкенә балалар өчен бәйрәм барыбер узды. Дөрес, һәркемнең өендә.
Хәйрияче ярдәме белән 40 гаилә, ә бу 60ка якын бала, бәйрәмгә Зәйдә җитештерелгән тәмле пирожныйлар һәм эшмәкәр Анатолий Шалафаевтан соклар алдылар. Комплекслы үзәк белгечләре, Алеся Хисмәтуллина биреп торган матур киемнәрне киеп, балаларга шатлык бүләк иттеләр һәм аларны Балаларны яклау көне белән котладылар.