Узган җомгада «Тәтеш балкышы» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре шәһәр урамнарында «Никотинны витаминга алмаштыр» акциясе үткәрделәр. Чара Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көненә багышланган иде. Акциянең максаты – Тәтеш районы халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тәмәке тартучы узып баручыларга тәмәкене җиләк-җимешкә алыштырырга тәкъдим иттеләр. Белгечләр барлык тәмәке тартучыларны тәмәкедән баш тартырга һәм тәмәкенең кеше организмына зарарлы йогынтысы турында уйланырга чакырдылар. Акция барышында җыелган барлык тәмәке юк ителде.