Кичә билгеләп үтелгән Халыкара балаларны яклау көне Чүпрәленең «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында чараларга бай иде. Балалар бик теләп конкурсларда, күңел ачу чараларында, мастер-классларда һәм викториналарда катнаштылар.
Иртә танылган хоккейчы Александр Овечкин белән зарядка белән башланып китте: балалар спортчы күрсәткән күнегүләр комплексын бик теләп башкардылар. Аннары дистанцион мастер-класслар башланды. Приютта тәрбияләнүчеләр музыка, бию, рәсем һәм оригами буенча онлайн-дәресләрдә катнаштылар.
Көннең икенче яртысында бәйрәм чаралары актлар залында дәвам итте, анда әдәби-музыкаль чара узды. Табышмаклар, конкурслар һәм бию биремнәре балаларга гына түгел, барлык өлкәннәргә дә бик ошады.
Кич белән тәрбияләнүчеләр онлайн-викторинада катнаштылар, барлык катнашучылар да сертификатлар алдылар. Бәйрәм көне дискотека белән тәмамланды.