Эпидемиологик хәл начар булуга карамастан, Балаларны яклау көнен республиканың барлык социаль приютларында билгеләп үттеләр.
Мәсәлән, Мамадыш районының «Өмет» социаль приютында «Балачак – ул мин һәм син» дигән спорт бәйрәме узды. Балалар кызыклы конкурсларда катнаштылар, анда үзләренең спорт күнекмәләрен һәм талантларын күрсәтә алдылар.
Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр башкаларны концерт номерлары белән сөендерделәр. Чара ахырында яшь артистлар татлы бүләкләр алдылар.
Бу көнне битараф булмаган татарстанлылар да балаларны бүләкләр белән сөендерделәр. Мамадыш муниципаль районы башлыгы А.П. Иванов ярдәме белән мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәм-томнар тутырылган ашамлыклар пакетлары алдылар. Балаларга бүләкләрне «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тапшырды.