Бүген Бөгелмә районының «Салават күпере» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе педагогы Людмила Голубева «Күңелле каптыргычлар» дигән мавыктыргыч дәрес үткәрде. Дистанцион режимда узган чарада балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучы балалар катнашты.
Белгеч балаларга гадәти кер каптыргычларыннан төрле хайваннар һәм кошлар ясарга мөмкин булуын күрсәтте. Төрле зурлыктагы һәм төстәге каптыргычлар белән эшләгәндә, балалар кулларның вак моторикасын үстерделәр, сенсор күнекмәләрен ныгыттылар. Дәрес күңелсез булмасын өчен, каптыргычлар белән эш күңелле шигырьләр һәм уен алымнары белән үрелеп барды.