«Өмет утравы» үзәге балаларга күңелле бәйрәм оештырды

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Югары Осланның «Өмет утравы» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучы мөмкинлекләре чикле балалар өчен күңел ачу чарасы оештырдылар.

«Өйдә күңелле бәйрәм» проекты кысаларында белгечләр балаларга анимацион тамаша күрсәттеләр, нәниләргә хәйриячеләрдән бүләкләр тапшырдылар. Билгеләп үтик, чара Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International