Кукмара районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре «Күңел буяулары» арт-терапиясе» технологиясен гамәлгә ашыруны дәвам итәләр. Арт-терапия технологиясенең максаты – иҗат юлы белән өлкән яшьтәге кешедә тормыш белән кызыксынуны саклап калу, уңай кәеф булдыру.
Июнь аенда белгечләр Түбән Өскебаш, Олы Кукмара, Олыяз авыл җирлекләрендә һәм Кукмарада 14 социаль хезмәт алучылар белән дәресләр үткәрделәр. Өй шартларында һәм индивидуаль формада узган чаралар ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде.
Социаль хезмәт алучылар раскраска буядылар. Белгечләр билгеләп үткәнчә, раскраскалар буяу кешегә ял итәргә мөмкинлек бирә, чөнки процесс вакытында яңа баштан нәрсә дә булса ясарга, нәрсә турында булса да уйланырга кирәкми. Бу баш миенә ял итәргә һәм энергияне торгызырга мөмкинлек бирә.