Казанда министр урынбасары Юлия Абдреева катнашында эшлекле киңәшмә узды

2020 елның 5 июне, җомга

Ведомствоара эшнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында 3 июньдә Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында видеоконференция режимында эшлекле киңәшмә узды. Чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Ю.И. Абдреева, Министрлыкның методология бүлеге башлыгы урынбасары Л.Т. Чернова, Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары А.И. Хәмзина, шулай ук Казан шәһәренең Совет районы буенча Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләрнең инспекторлары катнашты.

Очрашуда катнашучыларга кереш сүз белән Юлия Абдреева мөрәҗәгать итте. Министр урынбасары социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән профилактик эш алып баруда профилактика субъектларының үзара хезмәттәшлеге кирәклеген, «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасын кулланып бердәм мәгълүматлар банкын формалаштыру регламентын үтәү кирәклеген билгеләп үтте.

Киңәшмәдә Казанның Совет районында ведомствоара социаль патронатта торучы дүрт гаиләне реабилитацияләүнең индивидуаль программалары чараларын тормышка ашыру мәсьәләләре каралды, гаиләләрдәге эшләргә анализ ясалды, проблемалар һәм аларны чишү юллары каралды.

Л.Т. Чернова киңәшмәдә катнашучыларга мәгълүмат системасын тутыру буенча методик киңәшләр бирде. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе И.Х. Гарифуллина риск төркеме гаиләләре белән эшләү буенча норматив-хокукый базага аерым игътибар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International