Җәй җитте, димәк, Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Салават күпере» җәйге сәламәтләндерү лагере эшли башлады. Шушы көннәрдә беренче сменаны ачу тантанасы булды.
Дүрт отряд тәрбияләнүчеләр үзләренең исемнәрен, девизларын, алдан әзерләнгән иҗади номерларын күрсәттеләр. Малайлар һәм кызлар спорт ярышларында, күңелле конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнаштылар, «Исәнме, җәй» флешмобында яңа бию хәрәкәтләре өйрәнделәр. Балалар үзләренең иҗади сәләтләрен һәм актерлык осталыкларын «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерүдә күрсәтә алдылар, ә яшь рәссамнарны асфальтта рәсем конкурсы сөендерде. Бәйрәмнең кульминациясе буяулар фестивале булды. Төрле төстәге Холи буяулары тиз арада тирә-юньне бизәде, балалар моңа карап сокланды.
Бәйрәм беркемне дә битараф калдырмады. Һәр катнашучы сменага җитәрлек күтәренке кәеф, уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алды.
