Бөтенроссия журналист эшләре конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды

2020 елның 5 июне, җомга

Бөтенроссия журналист эшләре конкурсы 2020 елның иң кирәкле өлкәсендә уза: Куркынычсызлык.

Оештыручы – Шәхси саклану чараларын эшләүчеләр, җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр ассоциациясе.

Конкурсның приз фонды 2 000 000 сум тәшкил итә. Конкурста 2020 елның 1 гыйнварыннан 15 ноябренә кадәр эшләрен бастырган һәм аларны конкурс комиссиясенә 20 ноябрьгә кадәр җибәргән журналистлар, блогерлар, фотографлар катнаша ала. Нәтиҗәләр «Куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау-2020» 24 нче Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә ясалачак.

Тулырак мәгълүматны конкурс сайтында укырга була: http://biot-expo.ru/konkurs.

Гариза формасын һәм конкурс турында Нигезләмәне «БИОТ-2020» күргәзмәсе сайтында түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: http://www.biotexpo.ru/competitions/20718-biot-2020-vserossiyskiy-konkurs-zhurnalistskikh-rabot/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International