Зәйдә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын карадылар

2020 елның 5 июне, җомга

3 нче июнь көнне Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан эшсез гражданнарның бизнес-планнарын карау буенча Эксперт советының чираттагы утырышы узды. Бу юлы чара дистанцион форматта узды.

Комиссия дүрт гражданның бизнес-планнарын карады. Зәй районында яшәүче өч эшсез кеше үз проектларын уңышлы яклый алды, алар үз эшләрен түбәндәге эшчәнлек юнәлешләре буенча оештырырга телиләр: терлекчелек, теплица хуҗалыгы һәм көндәлек ихтыяҗ товарларын сату. Эшкуарлык эшчәнлеген теркәү өчен алар барысы да дәүләт салым инспекциясенә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International