Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече өлкәннәр өчен «СССР чорына рәхим итегез» дигән интеллектуаль уен-викторина оештырды.
Ике команда – «Салават күпере» һәм «Дуслык» – үзләренең интеллектуаль сәләтләрен генә түгел, тапкырлыкларын да күрсәтеп, дүрт конкурс биремендә көч сынашты. Чарада катнашучылар товарларның бәяләрен искә төшерделәр, СССР чорындагы аббревиатураларны чиштеләр. Нәтиҗәләр буенча җиңүче командага грамота тапшырылды, ә викторинаның көмеш призеры катнашучы дипломы алды.