Ел саен 5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне һәм Эколог көне билгеләп үтелә. Бу көнне кешеләр агачлар, куаклар утырта, чүп-чар җыештыра, конференцияләр, лекцияләр, семинарлар, тематик дәресләр үткәрә.
Бүген Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән «Табигатьне саклау – димәк, җирне саклау» дигән темага тематик дәрес үткәрелде. Чарада катнашучылар һаваның һәм әйләнә-тирәлекнең пычрануы проблемалары, глобаль экологик мәсьәләләрне чишү юллары турында фикер алыштылар.