«Балкыш» үзәге «Юлдаш» интернат-йортындагы хезмәттәшләрен котлады

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

Бүген, 8 июньдә, социаль өлкә хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен – Социаль хезмәткәр көнен билгеләп үтәләр.

Бу бәйрәм көнендә Чистайның «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге коллективы «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорттагы хезмәттәшләрен котлады. Билгеләп үтик, интернат-йорт һаман да үзизоляция режимында эшли. «Балкыш» үзәге директоры Э.Р. Гайсина коллегаларына игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм барысына да күңел күтәренкелеге, бәхет һәм сәламәтлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International