Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова #ТатарстанОнлайн программасының кунагы булды. Ведомство башлыгы онлайн-режимда республика халкының сорауларына җавап бирде.
Эльмира Зарипова пандемия шартларында хезмәт базарындагы хәл һәм бүгенге көндә нинди белгечлекләргә ихтыяҗ булуы, Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән нинди социаль проектлар тормышка ашырылуы турында сөйләде.
Министр COVID-19 таралышы белән бәйле катлаулы вакытта социаль хезмәткәрләрнең эшенә аерым игътибар бирде. Туры эфирда Эльмира Зарипова тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре – Социаль хезмәткәр көне белән котлады.