«Мәрхәмәтле йөрәк» үзәге директоры хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

Чирмешән муниципаль районындагы «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә 2002 нче елда нигез салынган. Учреждениенең беренче җитәкчесе – Фаяголь Тәлгать кызы Гыйләҗева. Эш дәверендә ул тату һәм бердәм коллектив җыя алган.

Бүген комплекслы үзәктә 59 кеше хезмәт куя. Социаль хезмәткәрләр Валентина Байбатрова, Наталья Бороздина, Лилия Хәбибуллина, Вера Данилова, Светлана Сиякина, Рузалия Зарипова, Ралия Сафиуллина бу тармакта 20 елдан артык хезмәт куйганнар.

«Мәрхәмәтле йөрәк» үзәге хезмәткәрләренең казанышлары һәм хезмәтләре күп санлы мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелгән.

Бүген үз коллегаларын һөнәри бәйрәмнәре белән комплекслы үзәк директоры Фирдәүс Мурадымова котлады. Ул хезмәткәрләргә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, эшләрендә уңышлар теләде һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International