Үзизоляциядә бәйрәм: Баулы интернат-йортында Социаль хезмәткәр көнен билгеләп үттеләр

2020 елның 9 июне, сишәмбе

Быел Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен – Социаль хезмәткәр көнен – үзизоляциядә билгеләп үттеләр.

Бәйрәм көне ТР Премьер-министры А.В. Песошинның һәм ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Э.Ә. Зарипованың онлайн-котлавыннан башланды. Аннары бәйрәм концерты белән интернат-йорт хезмәткәрләрен мәдәният йорты коллективы котлады.

Баулы интернат-йортына шулай ук башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.И. Хөснуллина, Кырым-Сарай авыл җирлеге башлыгы Д.А. Шакирҗанов һәм Республика профсоюз комитетының Баулы муниципаль районындагы вәкиле Х.С. Мөгинов та килделәр. Алар учреждение җитәкчесенә һәм хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International