Министр урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова Алексеевск районындагы коллегаларны Социаль хезмәткәр көне белән котлады

2020 елның 8 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Э.Н. Нигъмәтҗанова Алексеевск муниципаль районында булды.

Энҗе Нияз кызы социаль яклау һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының мактау грамоталарын һәм рәхмәт хатларын тапшырды. «Сезнең һөнәрдә очраклы кешеләр юк. Социаль хезмәткәр эшенең мөһимлеген сүз белән әйтеп бетереп булмый. Бүген мин сезгә көндәлек һәм күпкырлы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезгә иминлек, тынычлык һәм бәхет телим», – дип мөрәҗәгать итте министр урынбасары коллегаларына.

Тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Алексеевск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Кадыйров, шулай ук район социаль яклау бүлеге мөдире Елена Хәмзина да котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International