Кадерле дуслар!
Моннан 20 ел элек үз гомерләрен кешеләргә хезмәт итүгә багышлаган иң миһербанлы һөнәр ияләре – социаль хезмәткәрләр көнен билгеләп үтү традициясенә нигез салынды. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, җан җылысы – бу сыйфатлардан башка бу һөнәр кешесен күз алдына да китереп булмый, чөнки социаль хезмәткәрләр алдында дәүләт һәм җәмгыятьнең аерым игътибарына мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтү бурычы тора.
Мәрхәмәтлелек – гомер-гомергә республикабыз халкына хас иң әһәмиятле сыйфатларның берсе ул. Бүгенге көндә социаль яклау системасының киң тармаклы матди базасы, социаль учреждениеләр челтәре бар, халыкка күптөрле хезмәтләр күрсәтелә. Биредә кешеләр язмышына битараф булмаган, үз эшен бар җан җылысын биреп, бөтен йөрәге белән ихлас яратып башкаручы шәфкать ияләре эшли.
Яңа коронавирус эпидемиясе таралу шартларында сәламәтлек саклау өлкәсенең алгы сафында булып, сез иң зур куркыныч астында булган кешеләргә төрле яклы һәм бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәсез. Барыгызга да фидакарь хезмәтегез, кыю башлангычларыгыз һәм игелекле эшегезне зур җаваплылык белән башкаруыгыз, киң күңелле, олы җанлы булуыгыз, һәрвакытта да безне изге эшләргә илһамландырып торуыгыз өчен олы ихтирамымны белдерәм.
Һәммәгезне дә чын йөрәктән бәйрәм белән котлыйм! Исәнлек-саулык, сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, иминлек телим!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов
Фото чыганагы: «Татар-информ» МА