Бүген Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков Татарстан Республикасы социаль тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Министр Эльмира Зариповага хатында ведомство башлыгы социаль оешмаларның бөтен системасы эшенең төгәллегенә, социаль хезмәткәрләрнең сизгерлегенә гражданнарның, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләрнең, инвалидларның, балалы гаиләләрнең тормыш сыйфаты һәм иминлеге бәйле, дип билгеләп үтә. «Мохтаҗ булган барлык кешеләр өчен яклау, ярдәм итү һәм кайгыртуны тәэмин итү Сезнең намуслы хезмәтегез, зур командабызның профессионализмы һәм бердәмлеге нәтиҗәсендә ирешелә», – диелә министр хатында.
А.О. Котяков социаль тармак хезмәткәрләренә бәхет, нык сәламәтлек, уңышлар һәм нәтиҗәле эш, көч һәм сабырлык, иминлек һәм оптимизм теләде.