Кукмараның «Тылсым» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнар белән «Безнең ишегалды уеннары» дигән чара уздырганнар. Саф һавада мондый очрашуларның максаты – балаларның каникул вакытында ялын оештыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
«Балаларның хәрәкәткә булган ихтыяҗын ишегалды уеннары аша канәгатьләндерергә кирәк. Уен уңай эмоциональ фон булдыра. Мондый чаралар вакытында балалар командаларга берләшәләр, үзара хезмәттәшлек итәргә, кирәкле минутларда ярдәм күрсәтергә өйрәнәләр», – дип уртаклаша комплекслы үзәк белгечләре.
Балигъ булмаган балалар рәхәтләнеп туп белән уеннарда катнаштылар, үзара ярыштылар һәм вакытны бик яхшы үткәрделәр. Әлеге чарада җиде бала катнашты.