Лениногорск районында «Яшүсмер-2020» ведомствоара профилактик операциясенең икенче этабы – «Каникуллар» актив тормышка ашырыла. Шушы чара кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган 29 гаиләне өйләренә барып карадылар. Янгын күзәтчелеге инспекторлары белән бергә алар балигъ булмаганнарның яшәү шартларын тикшерделәр.
Барлык гаиләләрнең торак биналарында автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырылган, аларның эшкә сәләтлелеге тикшерелде, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрелде.
Моннан тыш, Лениногорск районында җәйге чорда вакытлы эш белән тәэмин итү шартларында 5 балигъ булмаган бала эшкә урнаштырылган. Шәһәр башлыгы «Дуслык» җәйге сәламәтләндерү лагерена 16 юллама биргән, 2 бала Яр Чаллы шәһәренең «Жемчужина» ССК юлламалар алган, 19 балигъ булмаган бала ишегалды лагерьларына җибәрелгән. Расланган эш планы нигезендә социаль участокларда гаиләләр яшәү урыны буенча мәйданчыкларда профилактик чаралар үткәрелә.
Шулай ук комплекслы үзәк белгечләре ведомствоара профилактик рейдта катнаштылар. Чараларда 100 кеше катнашты.