Балачак унъеллыгының төбәк планын үтәү кысаларында Баулы районы Татар Томбарлысы авыл җирлегендә «Мәхәббәт белән җылытылган гаилә һәрвакыт ышанычлы һәм нык!». Аны «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре авыл мәдәният йорты директоры Айгөл Нәүрүзбаева һәм сәнгать җитәкчесе Динара Арысланова белән берлектә үткәрделәр.
Чара кысаларында оригами буенча мастер-класс, балалар һәм ата-аналар өчен хәрәкәтчән уеннар үткәрелде. Очрашу ахырында барлык катнашучыларга да «Агроплюс» крестьян-фермер хуҗалыгыннан татлы бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм чарасында биш гаилә катнашты, алар арасында күп балалы гаиләләр, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр һәм социаль хезмәт алучылар бар иде.