2020 елның 15 июленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 72 559 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 2 195 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,57 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 40 535 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 267 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 1,79 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 1 707 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 28 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.