Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Нептун көненә багышланган музыкаль-спорт чарасы узды.
Балалар бу күңелле бәйрәмне бик яраталар һәм түземсезлек белән көтәләр. Менә дигән җәйге һава торышы тәрбиячеләргә чараны саф һавада үткәрергә мөмкинлек бирде. Балаларга кунакка диңгез һәм океаннар патшасы Нептун килде, ул яшь дуслар өчен бик күп уеннар һәм эстафеталар үткәрде: «Диңгез төене», «Йөзүче», «Балык тоту», «Максатка эләк», «Асфальтта су рәсеме».
Мавыктыргыч чара барлык катнашучыларга да бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.