«Исток-Башлангыч» үзәгендә «Бала булу хакы» дигән чара узды

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Лиана Габидулина № 5 социаль участокның балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен хокук сәгате үткәрде. Чараның максаты – шәхес хокукларына һәм ирекләренә хөрмәт тәрбияләү, балаларның хокукый культурасын формалаштыру иде.

Чара барышында тәрбияләнүчеләр балаларның хокукларын һәм ирекләрен яклауга юнәлтелгән төп документларның берсе – Бала хокуклары турында конвенция, әлеге документта беркетелгән төп хокуклар белән таныштылар. Аралашу диалог формасында узды. Катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар һәм аларга җаваплар алдылар.

Әлеге чарада 15 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International