«Изгелек» үзәгендә саф һавада физик күнегүләр ясыйлар

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Бүген Яр Чаллыда «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең дәвалау физик культурасы буенча инструкторы Ләйсән Җиһангирова саф һавада зарядка үткәрде. Чара социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.

Башта инструктор гомуми үсеш белән бергә сулыш алу күнегүләрен үз эченә алган зарядка үткәрде, ә төп өлештә гимнастик таяклар белән күнегүләр күрсәтелде, алар буыннарда хәрәкәтне арттыруга, мускулларны ныгытуга, шулай ук йөрәк-кан тамырлары системасының эшен яхшыртуга юнәлтелгән иде.

Мастер-класс ахырында укучылар, тәкъдим ителгән күнегүләрне үтәгәннән соң, кәеф яхшырды, башкарылган күнегүләрдән канәгатьләнү хисе барлыкка килде, дип уртаклаштылар.

Мастер-класста дүрт кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International