Өлкәннәрнең эмоциональ халәтен тотрыкландыру ысулы буларак ком терапиясе

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын кертү һәм тормышка ашыру кысаларында төрле технологияләр буенча чаралар үткәрелә. Бүген социаль эш буенча белгеч Ирина Мөслимова аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән ком терапиясе буенча дәрес үткәрде.

Ком терапиясе – агрессиядән һәм тискәре эмоцияләрдән котылу өчен менә дигән ысул. Мондый дәресләр фикерләү, хәтер, сөйләм һәм игътибарлылыкны үстерә, кешеләрнең эмоциональ халәтен тотрыкландыра. Шулай ук ком белән эшләү кулларның вак моторикасын яхшырта, иҗади фикерләүне үстерә. Комның тимгел структурасына кагылганда баш миенә килә торган сигналлар нерв системасы эшен стимуллаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International