Баулы интернат-йортында яшәүчеләр районның тарихын өйрәнәләр

2020 елның 11 августы, сишәмбе

10 августта Татарстанның Баулы муниципаль районына 90 ел тулды. Шушы юбилей уңаеннан Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен тарихи-танып-белү сәгате үткәрелде.

Чараны социаль эш буенча белгеч Л.К. Билалова оештырды. Ул Баулы районының барлыкка килү тарихы, аның мәйданы, халкы турында сөйләде. Әңгәмә барышында социаль хезмәт алучылар туган як турында күп нәрсә искә төшерделәр, кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Соңыннан өлкәннәр шәһәр турында документаль фильм карадылар.

Мондый чаралар, оештыручы сүзләренчә, туган якка карата хөрмәт формалаштыралар, истәлекләрне уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International