«Веста» үзәгендә массмедианың кеше тормышында роле турында уйланалар

2020 елның 11 августы, сишәмбе

«Мәгълүмати навигатор» яшүсмерләрдә медиакультура формалаштыру» социаль технологиясе кысаларында 7 август көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова «Медиахаоста сайлау кыенлыклары» дигән төркемле дәрес үткәрде. Чараның максаты кеше тормышында массмедиа ролен аңлау иде. Әлеге дәрестә социаль хезмәт алучы сигез балигъ булмаган бала катнашты.

Белгеч белән бергә балалар «медиасреда» терминының нәрсә аңлатуын карадылар. Шулай ук балалар аларны нинди мәгълүмати темалар кызыксындыруы белән дә уртаклаштылар. Аннары катнашучылар кешеләрне билгеле бер тема белән кызыксындырырга мөмкинлек бирүче медиапродукция төрләрен атадылар.

Дәрес кызыклы үтте, балалар бик күп файдалы һәм кызыклы мәгълүмат алдылар, үз тормышларында массмедиа ролен билгеләргә өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International