«Инклюзив Ресурс Үзәге» Төбәкара яшьләр иҗтимагый оешмасы мәгълүматларына караганда, 2020 елның 22-25 сентябрендә Самара шәһәрендә «Тере инклюзив практикалар» Федераль форумын үткәрү планлаштырыла.
Гаризаларны 2020 елның 31 августына кадәр җибәрергә була. Эшләр өч номинация буенча кабул ителә: «Илһам», «Эшлекле активлык», «Хәрәкәттә тормыш».
Форумда үз чараларында инвалид һәм инвалид булмаган кешеләрне берләштергән социаль проектларны тормышка ашыручы яисә инде гамәлгә ашырган (тормышка ашырылган проект 2018 елдан да иртәрәк тәмамланмаган булырга тиеш) физик һәм юридик затлар катнаша ала.
Тере инклюзив практикалар – ул социаль сектор, социаль юнәлешле бизнес һәм профильле дәүләт учреждениеләре вәкилләре җыелачак уникаль мәйданчык. Мәйданчык кысаларында Россиянең 20 иң яхшы тәҗрибәсеннән виртуаль күргәзмә узачак.
Тулырак мәгълүмат сылтама буенча урнаштырылган: https://incforum.ru. Шунда ук катнашучыларны теркәү бара.