Зәйдә авыру туганнарын караучыларны геронтология нигезләре белән таныштырдылар

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Аз хәрәкәтләнүче гражданнарны өй шартларында тәрбияләү мәктәбендә дәресләр дәвам итә.

Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе – актив кертелә торган стационар алыштыручы технологияләрнең берсе. Ул өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнарын өй шартларында тәрбияләү күнекмәләренә һәм тернәкләндерү алымнарына өйрәтүгә юнәлдерелгән.

Чираттагы дәрестә Зәй үзәк хастаханәсенең гомуми практика табибы Р.И. Гыйльмуллина социаль хезмәткәрләрне, өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнарын геронтология нигезләре белән таныштырды, сәламәтлек проблемалары һәм төрле авыруларның барышы турында сөйләде. Шулай ук Рушания Ибраһим кызы шикәр диабеты белән авыручыларны карау буенча файдалы киңәшләр бирде.

Тәрбия мәктәбе укытучысы Любовь Плешкова катнашучыларны йорттагы урынны оештыру кагыйдәләре, төп һәм ярдәмче җиһазлар, аларны урнаштыру тәртибе, авыру һәм караучы затларның куркынычсызлыгы белән таныштырды.

Лекция барышында «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында сатып алынган күргәзмә материаллар катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Кирәк булганда, алынган белемнәр авыр чирләр кичергән һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә булган гражданнарны комплекслы тернәкләндерү өчен кулланыла ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International