Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнарга социаль-педагогик һәм социаль-психологик хезмәтләр күрсәтүне дәвам итәләр. Чаралар балалары булган гаиләләрнең яшәү урыны буенча социаль участокларда уза.
6 август көнне 3 нче участокта «Кызлар» клубында чираттагы дәрес үткәрелде. Клуб эшчәнлеге яшүсмер кызларның шәхесләрен гармонияләштерүгә, булган тайпылышларны төзәтүгә, тискәре күренешләрне профилактикалауга, сәламәт ялны үткәрүнең мөмкин булган ысулларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
«Хуҗабикә» дәресенең максаты заманча, эшлекле, рухи яктан бай, тәрбияле хатын-кыз, әни, уңган хуҗабикә образын формалаштыру иде. Клубта катнашучылар белән әдәплелек, мәдәни манералар тәрбияләү максатыннан әңгәмә үткәрделәр. Шулай ук кызлар үзләренең кулинар сәләтләрен күрсәттеләр һәм үзләрен пиццмейкер ролендә сынап карадылар.