Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты Бөтендөнья битлек кию атнасына кушылды. Акция бөтен дөнья буенча COVID-19 таралышына каршы көрәштә кешеләрне берләштерергә тиеш.

Акциягә барлык теләүчеләр дә кушыла ала, моның өчен маскадагы фотоларыңны һәм видеоларны, #worldmaskweek һәм #всемирнаянеделямасок хештегларын куеп, социаль челтәрләрдә эләргә кирәк.
Чара кысаларында интернат-йортта яшәүчеләргә шәхси саклану чараларын дөрес куллану кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерделәр. Моннан тыш, учреждение хезмәткәрләре һәм карамагындагылар акцияне төрлеләндерергә булдылар. Социаль хезмәт алучылар үзләренең битлекләрен смайликлар һәм башка рәсемнәр белән бизәделәр.
