Кичә, 13 август көнне, Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Ленара Шәйдуллина биш хезмәт алучы белән шәхси дәресләр үткәрде. Чара балигъ булмаганнар белән эшләү буенча «Мин һөнәрләр дөньясында» дигән инновацион социаль программа кысаларында оештырылды.
Максатчан төркемдә катнашучылар белән «Кешенең сәләтләре һәм аларның һөнәр сайлауда роле» дигән әңгәмә үткәрелде. Балалар һөнәрләр классификациясе һәм сәләт төрләре белән таныштылар. Дәрес ахырында анкета үткәрелде, яшүсмерләргә тематик буклетлар таратылды.
Чара яшьләрне һөнәри юнәлеш бирү буенча әзерләүгә, хезмәткә мотивацияне, хезмәт сөючәнлек дәрәҗәсен һәм эшкә сәләтлелекне арттыруга юнәлдерелгән иде.