«Татэнергосбыт» АҖ «Без онлайн өчен» акциясен башлап җибәрде, анда катнашучылар өлкән буын вәкилләрен ТКХ өчен түләүләрне онлайн башкарырга өйрәтә һәм приз ала ала. Акциянең максаты – өлкән яшьтәге татарстанлыларны дистанцион сервислардан файдаланырга өйрәтү.
Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә торучыларның күбесе үзизоляция режимын саклыйлар. Алар өчен бу чара бик актуаль һәм файдалы булды.
Конкурста беренче катнашучыларның берсе 1 төркем инвалиды Роберт Фәрит улы булды. Социаль хезмәткәр Н. В. Скоробогатько белән бергә алар «Татэнергосбыт» АҖнең шәхси кабинетында теркәлделәр һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләделәр.