«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында 12 августта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ләйсән Суниева «Физкульт-сәлам!» төркем дәресен үткәрде. Баланың вестибуляр аппаратын үстерү, аның хәрәкәт активлыгын һәм хәрәкәтләрне координацияләү максатыннан үткәрелгән чарада мөмкинлекләре чикләнгән өч бала катнашты.
Төркем дәресе вестибуляр аппаратны үстерү өчен «Капкага тимичә уз» дигән уен белән башланып китте. Сынауны ябык күзләр белән узу иң авыры булды, тик монда да балалар югалып калмадылар һәм биремне бик яхшы башкардылар. Чара туп кулланып моторика өчен күнегүне ясау белән дәвам итте.
Катнашучылар вакытны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрделәр, уңай эмоцияләр алдылар. Дәрес вакытында тәкъдим ителгән күнегүләрне алар үз туганнары белән өйдә җиңеллек белән башкара алалар.