Минзәлә интернат-йортында яшәүчеләр белән хезмәт күрсәтүнең сыйфатын бәйсез бәяләү турында сөйләштеләр

2020 елның 14 августы, җомга

13 август көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү һәм гражданнарның аны үткәрүдә катнашу ысуллары турында әңгәмә үткәрелде.

Учреждение карамагындагыларга bus.gov.ru (ЕСИА да теркәлгән очракта) сайтында фикерләр калдыру мөмкинлеге турында хәбәр иттеләр, ничек бәя куярга һәм бәяләмә калдырырга яки башка кулланучыларның бәяләрен һәм фикерләрен карарга мөмкин булуы турында сөйләделәр.

Социаль хезмәтләр алучы, элек табиб-стоматолог булып эшләгән, «Интернетка рәхмәт» конкурсында катнашучы Григорий Васильевич Горбунов үз теләге белән Минзәлә интернат-йортында социаль хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты һәм персоналның эше турында бәяләмә җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International