Яңа Чишмә интернат-йортында яшәүчеләрне бәйрәм чарасы белән сөендерделәр

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Быел татарстанлылар Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулуны билгеләп үтә. Эпидемиологик хәл аркасында иҗади коллективлар концертлар белән социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә килмиләр, шуңа күрә Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бәйрәмне үз көчләре белән оештырырга булдылар.

Учреждение хезмәткәрләре бәйрәмгә алдан ук әзерләнә башладылар: плакат, социаль хезмәт алучылар белән бергә арт-объектлар ясадылар. ТАССР юбилее уңаеннан белгечләр әби-бабайлар алдында матур милли киемнәрдә чыгыш ясадылар, Татарстан тарихы, хезмәт сөючән һәм күпмилләтле халык һәм аның традицияләре турында сөйләделәр. Интернат-йорт карамагындагыларны татар, чуаш, рус җырлары һәм биюләре белән сөендерделәр.

Тантаналы өлештән соң социаль хезмәт алучылар белән уеннар һәм конкурслар үткәрелде, аларда коляскада йөрүче кешеләр дә, аз хәрәкәтләнүче гражданнар да катнаша алды. Чара чәй өстәле артында тәмле сыйлар белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International