ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең әйдәп баручы белгечләре Лилия Камалова һәм Галия Фәрхуллина «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәт алучылар өчен «Кулланучылар хокукларын яклау» дигән мәгълүмати-консультацион очрашу үткәрделәр.
Чараның максаты – кулланучылар хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре буенча кулланучыларга мәгълүмат җиткерү. Белгечләр сатып алучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен аңлаттылар, катнашучылар мисалларында сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыккан конфликтлы ситуацияләрне хәл итү тәртибен тикшерделәр.
Очрашу ахырында социаль хезмәт алучылар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм белгечләрнең тулы җавапларын алдылар.
Чарада барлыгы 15 кешедән торган 2 төркем катнашты.