Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль эш буенча белгече Широбокова Ирина «Җиңү» клубы катнашучылары белән «Клад эзләгәндә» квест-уенын үткәрде. Клад эзләү – балаларның иң яраткан уеннарыннан берсе, ул баланың шәхси сыйфатын үстерә, башка балалар белән аралашу төзи белү күнекмәләрен күтәрә. Уен катнашучылар кладка кадәр барып җиткәнче дәвам итә.
Уен барышында балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучыларга үзләренең зирәклекләрен һәм тапкырлыгын, физик күнекмәләрен күрсәтергә туры килде. Балалар табышмакларга җавап бирделәр, ребуслар чиштеләр, пазллар төзеделәр, кегльләр төшерделәр, балдакларны максатка ташладылар. Коллективның бердәмлеге нәтиҗәсендә генә балалар тәмле-томлы кладны таба алдылар.
Квест күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Балалар уенның һәр этабын зур кызыксыну белән үттеләр, квест биремнәре турында фикер алыштылар.