«Өмет» үзәгендә йөкле хатын-кызлар яңа туган балаларны карау күнекмәләрен өйрәнделәр

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

«Ата-ана булу бәхете» социаль проекты кысаларында 24 август көнне Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең «Ана һәм бала» бүлмәсендә «Имүче баланы карау» дәресе узды.

Йөкле хатын-кызлар һәм яшь әниләр яңа туган баланы карау кагыйдәләренә өйрәнделәр. Комплекслы үзәк белгечләре баланың бәдрәфе һәм аны коендыру, тире һәм көндекне карау мәсьәләләренә игътибар иттеләр.

Дәрес барышында белгечләр социаль хезмәтләр алучыларга яңа туган балаларны карау буенча медицина киңәшләре бирделәр, тән температурасын үлчәү техникасы, чистарту клизмасын һәм газүткәргеч трубка, грелканы куллану, җылытучы компресслар ясау, табиб билгеләгәндә даруларны кабул итү техникасы, үз-үзеңне дәвалау куркынычы турында сөйләделәр.

Моннан тыш, яшь әниләр баланың «почмагы»ның әзерлеге һәм гигиенасы һәм бала карау предметлары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International