«Оста куллар» клубы эше кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Печище авыл мәдәният йорты һәм Печищи мәктәбе хезмәткәрләре белән берлектә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көненә багышланган патриотик сәгать үткәрделәр. Балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар «РФ Дәүләт флагын булдыру тарихы» дигән презентация карадылар.
Тарихи экскурсия салмак кына «Горурлык һәм дан символы» мастер-классына күчте, анда балалар үз куллары белән төсле кәгазь, клей һәм кайчы ярдәмендә Россия әләмен ясадылар.
Чара ахырында балалар хәрби тематикага интеллектуаль викторинада катнаштылар.