«Шатлык» социаль приютында яшүсмерләр үзләренең эчке дөньясын рәсем аша таныйлар

2020 елның 24 августы, дүшәмбе

Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында педагог-психолог өлкән төркем балалары белән «Чәчәкләр һәм хисләр дөньясы» программасы буенча дәрес үткәрде. Дәреснең максаты – үз-үзеңне танып белүгә омтылыш, эчке дөнья турында күзаллау формалаштыру, яшүсмерләрне үз сәләтләреннән дөрес файдаланырга өйрәтү.

Дәрес барышында педагог кеше сәләтләре һәм талантлары турында эчтәлекле дискуссия үткәрде. Балалар бик теләп «Дус портреты» рәсемнәрен ясадылар, аларның нинди сыйфатларга ия булуларын күрсәттеләр.

Әлеге чарада социаль хезмәтләр алучы 13 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International